Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала караклары тимәсен

Мәгълүмат чаралары илдә һәр өч көн саен бер бала югала дип чаң суга. Кая китә алар, кем ала, кемгә кирәк кеше баласы.

Бер караганда моңа гаҗәпләнәсе дә юк, кешеләр арасында акча өчен сабыйларны да кызганмаучы бозык, явыз бәндәләр аз дип уйлыйсыз мәллә? (Авыл җирендә генә бер-береңне беләсең). Ниятләрен ишетсәң, чәчләрең үрә тора - балаларны я саталар, коллыкка озаталар, я органнарын алалар, каннарын кулланалар, я оятсыз фильмнарда уйнарга өйрәтәләр, я акча таләп итәләр. Чын фашизм!
Урамда ялгызы уйнаучы балаларга карыйм да, шул турыда уйлыйм. Аллам сакласын, әлбәттә. Сабыйларыбыз һәр әти-әнигә кадерле. Шуңа күрә, урамда ялгыз йөртми аларны. Аңлашыла, гел өйдә яталмый, ишегалды аның өчен тыгын, сабый күңеле иркенлек эзли. Карап торсаң, авыл урамнарында гына да кемнәр генә, нинди генә машиналар йөрми. Уяу булыйк, җәмәгать, балаларыбызны саклыйк. Булмас дип әйтеп булмый, дөнья бу.
Фото: http://www.stranamam.ru/article/8289834/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250