Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала кирәк булмаган беренче очрак

Мари иле ягыннан безнеӊ районга килеп, тормышка чыккан хатын, иреннән аерылып, тормышын өр-яӊадан башлап җибәрмәкче. Әмма бу яӊа тормышында аныӊ баласына урын юк.

Районныӊ балигъ булмаган балаларныӊ хокукларны яклау комиссия утырышында күп төрле хәлләр күзәтергә туры килә. Кемдер инде бу бүлмәгә берничә тапкыр чакырылган, кемдер беренче тапкыр мондый халәткә тарый. Әмма узган атнада булган утырышта  бер ананыӊ баласына булган карашы комиссиядә булган барлык кешене аптырашта калдырды.

Мари иле ягыннан безнеӊ районга килеп, тормышка чыккан хатын, иреннән аерылып,  тормышын өр-яӊадан башлап җибәрмәкче. Әмма бу яӊа тормышында  аныӊ баласына урын юк. Мәктәптә укый торган кызы күп төрле конкурсларда катнаша, бирелгән  билгеләмәдә аны «талантлы бала», дип атыйлар. Гаилә башлыгын да начар яктан искә алмыйлар. Китерелгән дәлилләргә карамастан, «әни» дигән хатын Казанга китеп, эшкә урнашам, аннан соӊ торак булгач, кызымны үз яныма алам, дип ышандырмакчы булды. Шул ук вакытта районда эш урыны тәкъдим ителә, югары белемсез һәм нинди дә булса өлкәдә белгечлегеӊ булмыйча чит җирдә эшкә урнашуныӊ   авыр булачагын аӊларга теләми. Комиссия членнары, бу хатынны аналык хокукларыннан вакытлыча чикләргә, дигән карар кабул иттеләр. Иӊ кызганычы шул, комиссиягә каравына кергән, аракы зәхмәте аркасында кешелектән чыгып барган аналар да, балаларны  алу турында сүз чыккач, күз яшьләре белән бу адымга бармауны, төзәлү өчен вакыт сорыйлар, ә монда  —    «әни» дигән кеше   ана булу хокукыннан чикләүне бик тыныч кабул итүендәдер. Бала кирәк булмаган ананы беренче күрәбез, дип гәҗәпләнделәр комиссия утырышында катнашучылар.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн