Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала уен мәйданчыгында тау шуганда җир убылган

Хәбәр итүләре буенча малайны медицина хезмәткәрләре караган, сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Кукмараның Тимер юл урамы 4нче йорт янында урнашкан балалар уен мәйданчыгында җир убылган. Башта чокырга — бер бала, ә аны алганнан соң, шугалак тау төшеп киткән.

Хәбәр итүләре буенча малайны медицина хезмәткәрләре караган, сәламәтлегенә зыян килмәгән.

— Безнең фаразлар буенча бу кайсыдыр вакыттан калган пычрак сулар чокыры яки ясалма сулык (водоем) булырга тиеш. Ул якынча ике метрдан артык тирәнлектә. Эчендә бер торба күренә, канализациянеке дигән фикергә килдек. Чокыр кирпеч белән эчләнгән, өстенә плитә капланган, якынча 70 сантиметр калынлыкта туфрак салынган. Тора-бара бу плитәләрнең кулланылыш вакыты чыга, һәм алар җимерелә башлый. Шушы катлам өстенә балалар һәм хуҗалык мәйданчыклары куелган булган. Әмма аларны урнаштырганда беркем дә бу урында чокыр барлыгын белмәгән, чөнки ул күзгә күренеп тормый, люгы да юк. Әгәр чокыр турында хәбәрдар кеше булса, бу урынга мондый җайланмалар куелмас иде. Уен мәйданчыгы да күптән төзелгән, төгәл датасын беркем белми. Ә соңгы елларны анда палас кагу өчен җайланма урнаштырылган һәм 2015 елда шугалак тау куелган. Хәзерге вакытта чокырның төшеп киткән плитәсе урынына сайгак салынды, әйткәнемчә, территориясе лента белән әйләндереп алынды. Өстәмә тикшерү үткәреләчәк. Әгәр ул чокыр кирәкле түгел дип табылса, җир бераз кибеп, балчык алып булуга, аны күмдереп бетерәчәкбез. Мондый чокырлар ишегалларында ремонт барышында очрый, аларның кулланылышын да, кайчан ясалганнарын да белүче кеше юк, — дип бу хәлгә аңлатма биргән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин.

«Хезмәт даны»

фото: Ризилә Корбанова 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев