Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар акчасын түләүдәге яңалык

Күпләргә түләүләр арта, кемнекедер үзәрмәячәк.

Русия Президенты Владимир Путин балалар пособиесе күләме гаилә кеременә бәйле булачак һәм яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин дигән Указга кул куйды.

"Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме, яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта, балалар өчен ай саен түләү яшәү минимумы күләменең 75 проценты кадәр билгеләнә", - диелә Указда.

Документта билгеләп үтелгәнчә, яшәү минимумы күләменең 75 процентына кадәр түләүне дә исәпкә алып гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумы күләменнән артмый икән, ай саен түләү яшәү минимумының 100 проценты кадәр тәшкил итәчәк.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, якын арада Хөкүмәткә аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балаларга түләү кагыйдәләрен расларга туры киләчәк.

"2021 ел кагыйдәләрен эшләгәндә, узган ел һәм 2021 елның беренче айларында Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына төбәкләрдән, иҗтимагый оешмалар һәм гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр исәпкә алыначак. Кагыйдәләрнең бурычы - гражданнарның керемнәрен һәм милек белән тәэмин ителешен комплекслы бәяләүне үз эченә алган, түләү алуның гади ысулын саклап, түләүнең максималь максатлылыгын тәэмин итү", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Ведомствода искәртеп узуларынча, элек яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле барлык гаиләләргә балалар пособиесе бер үк күләмдә - төбәктәге яшәү минимумының 50 проценты кадәр түләнгән булса, хәзер ул максатлырак итеп башкарылачак, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие балаларга пособиеләр бала акчасы