Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Балалар ашарга сорап елый иде"

Әллә ниләр күреп өйрәнгән опека хезмәткәрләренең дә бу хәлгә исе китә. 5, 3 һәм 2 яшьлек балалар чыннан да ачлыкка түзә алмый елыйлар.

Стәрлетамакта узган атнада җанөшеткеч хәл булды. Күршеләр бер өйдә балалар елавын ишетә. Ныклап тыңласалар, балалар ашарга сорап елаган була. Бу юлы күршеләр әлеге хәлгә күз йоммаска була, опека органнарына хәбәр итә.

Әллә ниләр күреп өйрәнгән опека хезмәткәрләренең дә бу хәлгә исе китә. 5, 3 һәм 2 яшьлек балалар чыннан да ачлыкка түзә алмый елыйлар. Аларның киемнәре дә пычрак, үзләре тәрбия күрмәгән була.

Әлеге вакытта балалар шәһәрнең бер дәваханәсенә урнаштырылган, чөнки приютлар һәм балалар йортлары карантинга ябылган.
Урындагы волонтер Регина белдерүенчә, балаларның әнисе һаман да айнымаган.

Күптән түгел шушы ук балаларны троллейбуста картәниләре белән күргәннәр. Аягында чак басып торучы хатын ике яшьлек баланы башы белән идәнгә ега. Андагы пассажирлар хатынны шелтәләгәч, ул тизрәк транспорттан төшеп киткән, дип яза Кызыл таң.

Фото:NewsBash.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала тәрбияләү бала елый