Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр ризык әзерләгәндә йодлы тоз гына кулланырга тиеш

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Халыкның сәламәтлеге – Арктиканы уңышлы үзләштерү һәм икътисади үсеш нигезе» дигән сессиядә шулай дип белдергән

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләгәндә бары тик йодлы тоз гына куллануны мәҗбүри итеп куйган. Ведомство җитәкчесе Анна Попова Халыкара Арктика форумында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Әле кичә генә Роспотребнадзорның инде теркәлгән документы дөнья күрде. Анда балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен ризык әзерләгәндә бары тик йодлы тоз гына куллану мәҗбүри итеп куелган. Бүгенге көннән башлап аларда йодлы тоз гына кулланылачак», - дип искәрткән Анна Попова «Халыкның сәламәтлеге – Арктиканы уңышлы үзләштерү һәм икътисади үсеш нигезе» дигән сессиядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тоз