Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларга 10 мең сум августта буламы?

Ә пенсияләр артуын кайчан көтәргә?

1 августтан Русия пенсионерларын яңа түләүләр һәм өстәмәләр көтә. Моннан тыш, халыкның башка категорияләре өчен ташламалар һәм пособиеләр кертү каралган.

"Яңа ташламалар 1 августтан башлана", - дип хәбәр итәләр Федераль яңалыклар агентлыгыннан. Әйтик, эшләүче пенсионерларны, узган елда тупланган пенсия балларыннан чыгып, түләүләрне яңадан исәпләү көтә. Пенсиягә максималь өстәмә 279 сум тәшкил итәргә мөмкин. Яңа пенсия ташламалары илебездә 75 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагылачак.

Моннан тыш, августта 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәк. Бер тапкыр бирелә торган түләү шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннарына тиеш. Ул 28 500 сум тәшкил итәчәк. Августта үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшкуарлар бер минималь хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр бирелә торган 12 130 сумга исәп тота ала.

Тулырак: Арск-Информ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия өстәмә түләүләр