Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларга бирелә торган 10 мең сумны алыр өчен нишләргә кирәк?

Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать иткәндә, 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен бер тапкыр 10 мең акча түләнәчәк, диде.

«Әлеге акчаны алу өчен ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фонды бүлекчәләрендә гариза язарга тиеш. Гражданиннан өстәмә белешмәләр таләп ителми», — дип аңлатты РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

Дәүләт хезмәтләре порталында мондый түләү билгеләү турында гаризалар кабул итү бүген, ягъни 12 майда башланачак. Бу акчалар 2020 елның 1 июленә кадәр өч яшь тулачак, әмма әле 16 яше тулмаган барлык балаларга да түләячәк, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Бу бер тапкыр түләнә торган акчалар, дип белдерделәр ведомствода. Аңа салым тотылмый, башка социаль чаралар билгеләгәндә исәпкә алынмый.

Әлеге түләүне алу өчен ата-аналар 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Бу ярдәмнән тыш, Путин бала караган өчен түләнә торган пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттыруны тәкъдим итте, ягъни 3375 сум акча 6750 сумга кадәр артачак. Шулай ук ул ана капиталы алмаган гаиләләр өчен апрель, май, июнь айларында ай саен 5 мең сум акча түләргә тәкъдим итте.

Тулырак: Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия