Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларга пособие билгеләүдә үзгәрешләр

ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә балага бирелә торган айлык пособие исәпләүгә үзгәрешләр кертелде.

Әлеге айлык пособие җан башына керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрдәге 16 яшькә кадәрге балаларга бирелә.

Бүгенге көндә яшәү минимумы 8141 сум. Бу сан һәр квартал саен үзгәреп тора. Пособиенең күләме бер айга 281 сум, ә ялгыз әниләрнең балаларына 745 сум. Бу пособиене бүгенге көндә 1480 бала ала.

Исәпләүдәге үзгәрешләр исә исәпкә алына торган керемнәрнең чорына кагыла. Элегрәк пособие билгеләгәндә, гариза биргән айдан алда килгән өч айда гаиләнең һәр әгъзасы акчалата һәм натуралата алган керемнәр исәпкә алынса, яңа үзгәрешләр нигезендә мөрәҗәгатъ итүчеләргә ярты елга, ягъни алдагы 6 айдагы керемнәр турында документлар алып килергә туры киләчәк.

Мөрәҗәгатъ итүченең ризалыгы нигезендә балага ай саен түләнә торган пособиене район пенсия фондында булган хезмәт хаклары күләмнәре турындагы 6 айлык мәгълүматны кулланып билгеләп була.

Шәхси эшмәкәр салым инспекциясенә бирә торган документларда керем һәм чыгымнарын нульләрдә күрсәтә икән, аның кереме итеп керемнең шартлы күләме алына. Ул муниципаль район буенча җан башына туры килә торган акчалата керем күләменә тигез. Балтач районында 2016 нчы елның 2 кварталына акчалата җан башына керем 12 986 сум 50 тиенне тәшкил итә.

Үзгәрешләрдә алиментлар буенча керемне исәпкә алу турында да сүз бар. Әгәр алиментлар түләү турында килешү яисә аларны түләттерү турында суд карары булмаса, ул чагында уртак керем составына алиментларның шартлы күләме кертелә. Ул баланың республикада кабул ителгән яшәү минимумы күләменә җиткерелә. Бүгенге көндә Татарстанда алиментларның шартлы күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган яшәү минимумы бер балага 8097 сум тәшкил итә.

Бала пособиесе түләүне нинди сәбәп аркасында туктатырга мөмкиннәр?
Балага айлык пособие түләү гариза бирүченең, баланың үлеме, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү яки хокукларыннан чикләү, баланы опекага тапшыру, баланың 18 яшькә кадәр никахка кереп, балигълык алуы, гариза бирүче һәм аның гаиләсе яшәү урынын алмаштыруы сәбәпле дә туктатылырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматлар алу өчен район социаль яклау бүлегенә 2-57-94, 2-64-32, 2-41-37, 2-41-93 телефонарына шалтыратырга мөмкин. Уңайлылык һәм вакытны янга калдыру өчен пособиегә документларны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинеты аша тапшырырга да була.
Фото:ishim-news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250