Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларга тиешле акча алуга гариза язарга соңга калмагыз!

Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: балаларга тиешле айлык һәм ай саен бирелә торган акча түләүне сорап моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгән  гаиләләрнең гариза язарга тагын ике атна вакытлары калып бара. Агымдагы елның 1 октябреннән соң гаризалар кабул ителмәячәк.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле  түләүләрне сорап гаиләләр 30 сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Акча түләүне сорап язган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга күпфункцияле үзәк яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп тапшырырга мөмкин.

Гаризада гариза язучы һәм түләү тиешле баланың шәхси  мәгълуматларыннан тыш акча күчерелергә тиешле кредит оешмасының реквизитлары һәм гариза язучының счет номеры да күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Өстәмә документлар  соралмый.

3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары  яки попечителләр гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән  мөрәҗәгать  итүченең  шәхесен һәм  опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.

Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсенең контакт- үзәгендәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.

Балтач районындагы клиентлар белән эшләү бүлеге телефоннары: 2-51-57,2-46-53

Адрес : 422250, РТ, Балтач районы Балтач бистәсе, В.Булатова ур..5/1йорт

Алдан язылу өчен телефон:2-54-35

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев