Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларны күздән ычкындырмагыз!

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башланды

Хөрмәтле ата-аналар! Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларда нәрсәләр белән шөгылmләнүләрен контрольдә тотыгыз.Үзегезнең йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Иминлегегез өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга, утсүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электрүткәргечләрен куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балаларыгыз өчен һәрвакыт үрнәк булып калыгыз! Өйдә күзгә күренеп торган урында ашыгыч ярдәм хезмәтләре бүлеге урнашсын, һәм гадәттән тыш хәл булган очракта балагыз кирәкле номер буенча шалтырата белүен кыйгыртырга кирәк. Истән чыгармагыз, кирәк вакытта гына шалтыратасы, уйнап шалтыратырга ярамый, бу хакта балага кат-кат искәртергә онытмагыз.
Балаларга ут белән уйнауның куркыныч булуы турында ешрак искә төшерегез. Балаларга янгын вактында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.
Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта, 01, 101, 102 номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!
Нурфат Яппаров,
Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев