Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларны яклау көненә «Путин күчтәнәче» килеп төштеме?

Россия Президенты 2020 елның 12 маенда 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан иткән иде.

Әлеге максатлардаТатарстанга 6,4 млрд сум акча бирелде. 22 майга кадәр дәүләт хезмәтләре порталындаәлеге акчаны алырга гариза язган кешеләр 1 июнь иртәсен шатланып каршы алды. Андыйларга “Пенсия исәпләнде” дигән смс хәбәр килде.

– Яңа түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган 640 мең балага тиеш, – ди Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин. – 1 июнь көннереспубликада яшәүче  435 700 балага акча күчте. Акчаны алу өчен гаризаны дөрес итеп тутырырга кирәк. Шулай ук 3 яшьтән 7 яшькәчә түләнә торган акчаны бирү дә дәвам итә.

Дөрес тутыру дигәннән, 10000 сум акчага гаризаны хаталы итеп тутыручылар күп икән. Кайберәүләр теркәлү акты номерын сораганда,  таныклыкның номерларын язып ялгышкан. Мамадыш районының Пенсия бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов әйтүенчә, аларга да күп кенә гаризалар кире кайткан.

– Кемнәрдер баласының исемен дөрес язмый. Күп кеше таныклыкны язганда бутала. Түләү карталарын дөрес күрсәтмиләр. Әлеге акчаны күчергәнче, гаризалар кат-кат тикшерелә. Ашыкмыйча тутырсыннар иде. Гаризаны үзләре тутыра алмасалар, пенсия бүлекләренә, күпфункцияле үзәкләргә барырга киңәш итәбез.

Казанда яшәүче  ике бала үстерүче Миләүшә Гатина коронавирус аркасында эшен алыштырган. “Безнең гаилә өчен бу акча бик тә кирәк иде. Кибетләрдә азык-төлек кыйммәтләнде. Кая барып тотынсаң да, акча кирәк. Бу ярдәмгә бик сөендек. Аллага шөкер, безнең балаларга өч тапкыр бирелә торган бишәр мең дә, ун мең дә эләкте”, – ди ул. ӘЧаллыда яшәүче Айгөл Саттарова бу акчаны кызы укырга кергәндә тотачак.

– Ун мең сумга әллә ни тимәсә дә, ярдәмгә шатландык. Кызымны мәктәпкә озатырга булышам диючеләр күп. Әби-бабасы да, Путиннан калышып булмый дип, 10 мең сум бирде. Акча була да бетә, иң мөһиме – сабыйлар авырмасын иде, – ди Айгөл.

Исегезгә төшерәбез: әлеге түләү гаилә керемен исәпкә алмыйча башкарыла. Гаризаны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм күпфункцияле үзәкләр аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырып була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин пособие