Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларның сөрем газы белән агулану сәбәбе билгеле булды

«Салкын һава торышы аркасында төтен юлы туңу сәбәпле, төтенне кире эчкә тартканлыгы ачыкланды», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Азнакай шәһәр прокуратурасы сөрем исе белән агуланган ике бала турындагы тикшерүне тәмамлады. Бу хакта Татарстан өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар башында Азнакайдагы фатирларның берсендә апалы-энеле ике бала сөрем исенә агулана. 13 яшьлек малай һәм 15 яшьлек кызны хастаханәгә алып китәләр, анда аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бу вакытта балаларның әниләре һәм әбиләре өйдә була, өченче бала урамда уйнап йөри.

«Салкын һава торышы аркасында төтен юлы туңу сәбәпле, төтенне кире эчкә тартканлыгы ачыкланды», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бу вакыйгадан соң белгечләр барлык җитешсезлекләрне төзәткән. Прокуратура таләбе белән алар шулай ук башка фатирларны тикшергән һәм анда яшәүчеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмау турында аңлату эшләре үткәргән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев