Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларын суга батырган

Камчатка крае суды Вилючинск шәһәрендә яшәүче, үз акылында булып, ике баласын суга батырып үтергән анага карата хөкем карары чыгарды.

Вакыйга ул чакта бөтен илгә яңгырады. Хәсрәт-ана 5 яшьлек малаен һәм 1,5 айлык кызын үтергән. Хатын малайны үзенә бәйләп, кызын кулына алып Крашенников култыгына керә һәм нарасыйлары тончыкканчы суда тотып тора. Үзенә кул салырга җыена, әмма шаһитлар хатынны күреп кала һәм полиция чакырта. Вакыйга урынына килеп җиткән хокук саклау органнары хезмәткәрләре аларның өчесен дә судан чыгара. Кызганычка каршы, сабыйлар җан тәслим кылган була инде...

Суд-психиатрия экспертизасы хатынның психик яктан сәламәт икәнлеген күрсәтә, кылган гамәлләрен дә ул тулысынча аңлап башкарган, ди. Мәгълүмат чаралары язуынча, яшь хатынны җинаятькә аның яңа туган кызының әтисенең хыянәте этәрә. Балаларын “үзенең үлеменнән соң алар да аның кебек котылгысыз кыенлыклар кичермәсен өчен” үтергән.

“Суд гаепле ананы гомум режимдагы холык төзәтү колониясендә 15 елга ирегеннән мәхрүм итү хөкем карары чыгарды”, – диелә РФ Генераль прокуратура сайтында.

Хатын-кыз өчен кем мөһимрәк -  ирме, балаларымы дигән  сорауны еш ишетергә туры килә. Гүзәл затларның шактый өлешенең ничек җавап бирүен дә беләбез, дип яза Өмет. Тик менә ике баласы гомерен кыйган ана өчен ир мөһимрәк булып чыккан бит...

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: rg.ru
Фото: vkurske.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал