Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаларына битараф әтиләр

Балтач районында җәмәгать судының ике участогы эшли. Әлбәттә, авыр җинаятьләр каралмый аларда, ләкин гыйбрәтле, сабак алырлык очраклар еш тикшерелә.

(Дәвамы. Башы 38, 40 саннарда).

Җәмәгать судында, (2019 елдан район судында) балигъ булмаган балаларны матди яктан тәэмин итмәүчеләр, гадиләштереп әйтсәк, алимент түләмәүчеләргә карата 157нче маддә буенча кузгатылган җинаять эшләре әледән-әле каралып тора. Март аенда Балтачта 1974 елгы Б.га хөкем чыгарылды.

Таҗикстан кешесе Б. Татарстанга эшкә 22 яшьлек вакытыннан бирле килеп-китеп йөри, башта Чистайда тора. Үз илендә хатыны һәм өч баласы бар аның. 2009 елда хатыны балаларын алып, шул исәптән, бер яшьлек кызын күтәреп Чистайга килә. Ләкин ул чакта ир кешенең Балтач районының бер авылында яңа гаиләсе, ягъни язылышмаган хатыны, бер баласы була, соңрак тагын икәү туа. Бу хакта мәгълүм булгач та беренче гаилә таркала, өч елдан Б. Таҗикстанда туган балаларына  карата ата хокукыннан мәхрүм ителә, тагын бер елдан алимент түләмәгән өчен Балтачтагы җәмәгать суды тарафыннан 1 елга төзәтү эшләренә хөкем ителә. Ләкин чынлыкта балаларына матди ярдәм күрсәтми, өлкәннәренә 18 яшь тулгач та, 12 яшьлек кызына алимент түләми. Ул гына да түгел, алар белән аралашмый һәм, әлбәттә, хатынын гаепли. Алиментлар буенча гомуми бурычы 670 мең сум аның, суд аны бер елга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Ч. авылында яшәүче 41 яшьлек С. акыл ягыннан кимчелекле дип психиатрда, эчкече буларак наркологта исәптә тора. 2001 елда бер балалы Л. атлы хатын белән кавышалар да, 2003-2006 елларда өч балалары туа, 2012 елда туган дүртенче балалары сабый чакта ук үлеп китә. 2017 елда икесе дә тәмам сәрхүшлеккә чыккач, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәләр, С. ике улы һәм бер кызының һәрберсенә ай саен 4 мең сум күләмендә (яшәү минимумының 46%ы) алимент түләргә тиеш була. Балаларны бертуган апасы үз тәрбиясенә ала.

Әлбәттә, сәрхүш бу кадәр акча эшли алмый. 2018 елда аңа шартлы хөкем бирелә, 2019 елда 15 тәүлеккә ябып куела, узган ел азагында җинаять эше кузгатыла һәм алимент түләмәүче С.га быел биш айлык төзәтү эшләре билгеләнде.

Әлеге мисаллар барысы да балалар мәнфәгатьләрен сак-лау законнарының эшләвен күрсәтәләр.

 

Фәрит ШӘРИФУЛЛИН,

Балтач районының 2 нче номерлы җәмәгать суды судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев