Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалы хатыннарга ташланган

Октябрьский шәһәрендәге бер йорт алдында булган бу вакыйганы видеога төшерергә өлгергәннәр.

Аннан күренүенчә, подъездларның берсе янында яшь әниләр һәм балалар утырган. Алар арасында бер әти кеше дә булган.

Йортта яшәүче берәүгә аларның бирегә туктавы ошамаган һәм ул барысын да балалар мәйданчыгына күчүен таләп иткән. Аннан тынычлануын сорагач, ул бөтенләй кабынып киткән. Ул хатын-кызлар ягына ыргылган. Ярый, анда бер әти дә булып, аның тукмакларын үзенә кабул иткән.

Видеокүзәтү камерасыннан алынган кадрларда яшь әтинең соңгы минутта хатынына баласын бирергә өлгерүе күренә. Бер мизгелдән соң бала яратмаучы ир аның белән төртешә башлый. Эш сугышка кадәр барып җитми - хатыннарга ташланган ир көчле заттан шөрли, күрәсең, өенә кереп китү ягын карый.

Конфликтта беркем дә зыян күрми. Балаларның куркып калуын уйламаганда.



Фото: https://bash.news/

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев