Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балаң тәмәке тартса,..

Тәмәке белән шаяру яхшыга илтмәячәк.

Балаң тәмәке тартамы – 7 мең сумыңны чыгарып сал..

       Илебездә тәмәке тартучыларга карата кануннар катгыйлана бара. Дәүләт Думасының яшьләр политикасы комитеты җитәкчесе Артем Метелев хәбәр итүенчә, Думада яңа закон кабул ителү алдында тора. Аның буенча, тәмәке тарту кагыйдәләрен ике тапкыр бозган сәүдә нокталарының эше 90 көнгә кадәр туктатылырга мөмкин. Яше җитмәгән балаларга тәмәке сатучыларга җинаять җаваплылыгы каралган. Тиешсез урында тәмәке тартасың икән – 15 мең сум штраф, ә инде балалар уйный торган мәйданчыкта төтен чыгарасың икән, бу очракта штраф суммасы 30 мең сум булачак. Балаң 16 яшьтән яшьрәк килеш тәмәке тарта икән, ата-ана бу очракта 7 мең сумга якын штрафка тартылырга мөмкин. Димәк, очраклы рәвештә булса да, тәмәке белән шаяру яхшыга илтмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев