Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баланың авызына скотч ябыштырган...

Социаль приютның кечечкенәләр төркеме тәрбиячесе бер баладан өч яшьлек сабыйга сугуны таләп иткән. Моннан тыш, ул 9 яшьлек кызның авызына скотч ябыштырган...

Уфаның Калинин районы прокуратурасы 22 яшьлек Әдилә Н.га карата “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү” мәддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Республика Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның маенда, социаль приютның кечечкенәләр төркеме тәрбиячесе бер баладан өч яшьлек сабыйга сугуны таләп иткән. Моннан тыш, ул 9 яшьлек кызның авызына скотч ябыштырган, сүгенү сүзләре белән кычкырган һәм баланың кулларына линейка белән суккан. Моны ул үзенең кесә телефонына төшергән һәм Инстаграмга куйган.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Җинаять эше судка җибәреләчәк.

Кыз белән хезмәт килешүен өзгәннәр, ә приют директоры үз теләге белән эштән азат ителгән, балалар учреждениесенең биш хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, балаларга психологик ярдәм күрсәтелгән.

Моннан тыш, тәрбияче кыз балалар белән видеоны социаль челтәрләргә кую факты өчен административ җаваплылыкка тарттырылгандип яза Кызыл таң.

 

Фото:bashinform.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал