Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баланы баганага бәйләп куйганнар

Ярославль өлкәсенең Юрьевское авылында күп балалы гаилә яшәгән ихатада Мышкин шәһәренең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре муеныннан баганага бәйләп куелган 5 яшьлек малайны күрә.

Алар Светлана һәм Андрей Щавелевлар гаиләсенә планнан тыш тикшерү белән килгән булган. Диндар гаилә үрнәкледән санала. Алар Юрьевскоега Мәскәүдән күченеп килгән.

Баганага бәйләп куелган малайның опекуны шул рәвешле аның артык актив булуы белән көрәшүен сөйли. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.

Светлана Щавелева сүзләре буенча, малайның  психик үсеше тоткарланган, ул гиперактив булудан интегә, уллыкка алган гаиләләр аңардан баш тартканнар. Баксаң, Щавелевларның  малайны  шундый рәвешле җәзалаулары беренчегә түгел икән. Моны аларның  опекага алган башка балалары малайның качуы, тыңлашмавы, теләнеп йөрүе өчен икәнен сөйләп бирә.

Щавелевлар ихатасына полиция һәм опека бүлеге хезмәткәрләре килеп кергәч тә Светлана малайны бәйдән ычкындырырга ашыкмый.

Властьларның ни өчен бу гамәлне рәхимсезгә санауларын ихлас күңеленнән аңламый. Бу вакыйгадан соң опека органнары Щавелевларның тәрбиягә алган 7 балаларын алып китә. Әле алар реабилитация үзәгендә, дип яза Өмет.

 

Чыганак: Lenta.ru

Фото: news.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять