Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баланы мәктәпкә акчага урнаштырган өчен директорны кулга алганнар

Гомуми урта белем бирү мәктәбенеӊ 53 яшьлек директоры ришвәт алуда гәепләнә.

Башкалабызныӊ Совет районында урнашкан 167номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенеӊ 53 яшьлек директоры ришвәт алуда гәепләнә. Аӊа карата Россия Федерациясенен җинаять Кодексыныӊ 290 матдәсенеӊ 3нче өлеше буенча (ришвәт алу) эш кузгатылган.

Тикшерүчеләрнеӊ фаразлавы буенча, директорга берничә әти-әни балаларын беренче сыйныфка урнаштыру буенча мөрәҗәгать итә. Директор аларның һәрберсеннән 25әр меӊ сум акча сорый. Бу турыда әти-әниләр хокук саклау органнарына шикаять язалар. 2 июль көнне җыелган акчаларны алганда хатын-кыз мәктәп директоры тоткарлана.

Директор үзенеӊ гәебен өлешчә таный, суд аны өйдә сак астында тотарга, дигән карар чыгара. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Бу турыда РФ Тикшерү комитетыныӊ Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять