Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баланы самокат белән кыйнаган...

Хатын-кыз тәмам акылдан шаша башладымы соң әллә?

Татарстанның Чистай шәһәрендә башка сыймаслык хәл булган. Вакыйга видеокүзәтү камерасына эләккән.

Язмадан күренүенчә, Вахитов паркындагы эскәмиядә дүрт бала утыра. Шулвакыт алар янынан узып баручы малай, тегеләр нәрсәдер әйткәнгә булса кирәк, туктап кала. Кадрда бер хатын пәйда була һәм ул эскәмиядә утырган малайларның берсен йодрыклары белән төя башлый. Балалар качыша башлагач, хатын тимер самокатны эләктереп ала һәм теге малайны бәргәләргә тотына.

Бәхеткә, бу вакытта узып баручы ир адекват булмаган хатынны туктата. Хатын-кызның агрессив тәртибенең сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Бу хәлне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерәчәк, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:mk.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять баланы кыйнаган