Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласы булган хатын-кызларга түләнә торган өстәмә ял

Бу хакта тулырак безнең язмада.

РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков, баласы булган хатын-кызларның түләнә торган өстәмә ял алырга яки уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә тулы булмаган эш вакыты сорарга хакы бар, дип саный. Бу сүзләрне ул «Яңа кешеләр» партиясенең хатын-кызлар мәнфәгатендә хезмәт турындагы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында әйткән.

Ул шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләр эш режимының әниләрнең эш режимына туры килмәвенә дә игътибар юнәлтте. Шершуков фикеренчә, хезмәт турындагы законнарга мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен эш вакытында уңайлы режим кертү ихтималын да карарга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял