Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласын бикләп, "гулянка"га киткән...

Салават шәһәрендә бер фатирда ташланган ике яшьлек Виканың язмышы турында ...

Әнисе "гулянка"ларда булганда, кыз берүзе тора. Хокук сакчылары фаразы буенча, баланың әнисе Мария аны ерак бүлмәгә бикләп куйган, шуңа күрә елаган тавышы ишетелмәгән. Әмма бер көнне бала ишек янына бара алган. Күршеләре аның елавын ишетеп, полиция чакырткан.

Полицейскийлар хәбәр иткәнчә, аларны тулы подгузниклы һәм иреннәре кипшеп беткән, ач-ялангач сабый каршы алган.

Аның әнисен ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәр. Ул аларны тергезергә омтылган, хәтта гаиләгә ярдәм үзәгенә дә барган, психологлар белән эшләгән, әмма бала өчен көрәш озак дәвам итмәгән.

Хатын башта бала янына дәваханәгә килә, аннары опека органнарына мөрәҗәгать итә, «Гаилә» үзәгенә бара. Анда башта белгеч белән элемтә урнаштыра, ә аннары элемтәгә керүдән туктый.

Сабый, мөгаен, балалар йортына озатылыр, чөнки Мария үзе кызның әтисен ата хокукыннан узган ел ук мәхрүм иткән. Хәзер анага карата «баланы тәрбияләү буенча вазыйфаларны үтәмәү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әле кечкенә Виканың хәлен табиблар күзәтә. Кызда әллә күпме чир табылган. Сабый шулкадәр көчле стресс кичергән ки, караңгыда калса, әйләнә-тирә әйберләргә башы белән бәрә башлый. Бәхеткә, кыз савыгып килә, әмма кайбер авырулары аның белән гомергә калачак, дип яза Кызыл таң...

Фото:  bash.news.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы