Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласын көчләгән ир белән яшәгән хатынны әйтер идем инде...

Уфада кулга алынган педофил кем булган соң?

44 яшьлек Камилҗан исемле бу бәндә аны кечкенәдән карап үстергән - кызның үги әтисе булган. Баштарак әти белән кыз кебек мөнәсәбәттә яшәсәләр, кыз балага 13 яшь тулгач, ир аңа башкачарак игътибар бирә башлаган.

Ул сабыйны ике ел буена көчләгән. Тән һәм җан сызлануларына түзгән бала. Чөнки ир аның Үзбәкстаннан килгән әнисенә депортация оештыру белән янаган. Чөнки аның әнисе "сукыр", "чукрак" булган. Чөнки...

Шул рәвешле "тәмуг"та яшәгән кыз балага яшьтәш малай гашыйк булган. Ул аңа бу куркыныч серне чишкән. Батыр малай җәлладка каршы чыгарга курыкмаган, кызның әнисен полициягә гариза язарга күндергән.

Әле аның сөйгәне тагын ике кыз туганы белән социаль приютта. Аларга очрашырга ярамый. Әмма егет һәркөнне приют тәрәзә төбендә басып тора. Тәрәзә аша күз карашлары белән аралашкан бу ике мәхәббәтле җанны аера күрмә инде, Ходаем..., дип яза Кызыл таң.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять