Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласын тукмаган да, урамга чыгарып җибәргән...

Нәтиҗәдә, бала каты өшегәгән һәм пневмония белән дәваханәгә эләккән.

Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Бер хатын-кыз әнисе белән бергә, 8 яшьлек кызны кыйнап, киендермичә, аны урамга чыгарып җибәргәннәр. Бу хәлне күршеләр күреп калган һәм хокук сакчыларына хәбәр иткән.

8 яшьлек Лера мәктәпкә җыенганда аз гына буталган һәм кайбер әйберләрен дөрес кимәгән. Бу хәл әни белән нәнәсенә ошамаган һәм алар баланы урамга чыгарып җибәреп, киемнәрен тәрәзәдән ташлаган. Нәтиҗәдә, берничә көннән кыз пневмония диагнозы белән дәваханәгә эләккән.

Хокук сакчыларының сүзләренә караганда, әлегә кадәр гаилә бернинди исәптә тормаган. Әмма бу хәлдән соң хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шаһитлар сүзләренчә, хатын моңа кадәр дә баласына кул күтәргән булган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы кансызлык