Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласын ярты ел шкафта яшереп тоткан

Вәхши ана сабые үзе ачтан үләр дип өметләнгән.

Telegram-канал мәгълүматларына караганда, Свердловск өлкәсендә яшәүче Юлия йөкле булган, тик хатын-кызлар консультациясендә исәптә тормаган һәм медикларга мөрәҗәгать итмәгән. Кызы дөньяга килгәч, хатын, балам үле туды, дигән. Баланың чынлыкта исән булуын беркем дә белмәгән.

Паблик мәгълүматлары буенча, Юлиянең дуслары, танышлары һәм ике баласы - 13 яшьлек улы һәм 3 яшьлек кызы бар. Хатынның яңа туган сабыйны шкафта сумкада тотуы ярты елдан соң гына билгеле була - аны дуслары табып, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырта. Баланы ашатмаганнар диярлек, ул бик нык ябыккан, кызның өченче дәрәҗә гипотрофиясе ачыкланган, башка җитди авыруларга шик бар.

Тикшерү комитеты шкафта бала тоткан әнигә каршы җинаять эше кузгаткан.

Танышлары сөйләвенчә, Юлия иреннән киткән, чөнки ул аның белән тупас мөгамәләдә булган. Кызын өй шартларында тапкан, аның турында хәтта кунакка килгән әти-әнисе дә белмәгән. 37 яшьлек ана балаларына, бу - "Полина" исемле курчак, һәм аның турында беркемгә дә сөйләргә ярамый, дигән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал