Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласына яздырып дару алган өчен хатынны кыйныйлармы?..

Балигъ булмаганнар эше буенча район комиссиясенең чираттагы утырышыннан бик арып, (туеп дисәң дә ялгыш булмас ) таралыштылар. Чөнки ничәмә - ничә төрле язмышны кабул иттеләр, аларның тормыш хәлен ачыклап, нәтиҗәләр чыгардылар.

Хезмәт хакын алып, гаилә турында уйламый, бар тормыш йөген хатыны җилкәсенә аударып, “егет гомере” белән яшәүче ике малай атасын инандыра торгач, айныячакмын дигән сүзне ишетү, кечкенә генә ихатада (ярык-йорыклары белән җимерелү куркынычы да тудырган) ике баласына кровать та куярга урыны булмаган, шул сәбәпле балаларын идәндә матраста йоклаткан ананы яшәү шартларын алыштырырга күндерергә тырышу, уку алдынгысы, спортта да, сәнгатьтә дә беренче мәктәп укучысының 19 яше тулмаган, права алмаган килеш руль артына утырып, ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгүен анализлау, авыру баласына даруханәдән дару яздырып алган өчен хатынны кыйнау очракларына нәтиҗә ясау... Боларның берсе дә җиңелләрдән бирелә торган хезмәт түгел. Аңлатырга, ялгышларны яңадан кабатламаслык итеп төшендерергә кирәк.

Бәйрәм арты эчкече әтиләр, әниләр дә күбәя икән. Әнә, бер ана (аны ана дип әйтү яраса инде) өеннән 12 февраль көнне чыгып киткән җиреннән 3-4 көнсез кайтмаган. Бактың исә, ферма өеннән йөргән егете кайтармаган икән. Ә аның башлангычта укыган баласы нишләргә тиеш? Әби дә, бабай да кирәкми аңа, үзнең ата-анасы кирәк. Әлбәттә инде аны мәктәптә балалар ыскыта, әлбәттә инде аңа иптәшләрен, үзен, әнисен яклап каршы чыгарга туры килә. Менә нәрсәгә китереп җиткерәсез сез балаларыгызны, эчкече әниләр! Аннан баланы психологка, психиатрга күрсәтергә кирәк диләр, өйдәге вәзгытькә генә кайтып калына да, мәктәптәгесе онытыла.

Шушындый вакыйгалар чолганышында калганда күп очракта үзем укыган Салавыч урта мәктәбе директоры Люция Закирова һәм аның коллективының (тик иң соңгы сүзне җитәкче әйтә бит әле) тәрбия алымы искә төште. Без укыганда да бар иде инде ул шук, тыңламый торган малайлар, яшәү нормаларыннан читләшкән гаиләләр. Тик директор аларны учетка бастыру яклы түгел иде (хәзер ничектер, әйтә алмыйм). Әмма мин шул сансыз егетләрнең уку алдынгылары булмасалар да, җәмәгать эшләрендә актив катнаша-катнаша туры юлга басып, Мәскәүгә Президент елкаларына кадәр баруларын яхшы хәтерлим. Әгәр алар белән мәктәп эшләмәсә, бүген үрнәк гаилә башлыклары, хезмәт урыннарында мактаулы була алмаслар иде.

Әнә, шушы ук комиссия утырышында бер студент егетне хастаханәгә салулары мәгълъм булды, газап чиккеч псориаз авыруы башланган, стресстан-нервыдан чыга торган чир, ә анасы эчеп-шешенеп беткән, күз төбендә көйгән эз, комисия каршында басып тора. Әтиләре юаш кына бер бәндә ди. Тырышты комиссиядәгеләр, эш бирүчесе белән финанас якны да хәл иттеләр, дәвалануга баруны да җайга салдылар.

Баласына яздырып дару алган өчен хатынны каһәрлиләрме? Бу сорау әле дә тынгы бирми. Үзең Казанда эшлә, ике көн кайт, кайткач та кальян тартып гаражда ят, аннан каядыр чыгып югал, һәм төн уртасында кайтып хатыныңа тавыш куптар. ”Имеш, синең бөтен җирдә әҗәт! Шулай дип әйтәләр!” Ике бала атасының эшеме инде бу?! Хәзер, әнисенә кайтып китте, балаларны күрсәтми, дип зарлана. Син кайтып гаражга кальян тартырга ашкынганчы шул ике балаң янында бул, бар чакта кадерләрен бел. Акча тота белмисең дип хатыныңны рәнҗетмә. Хатын-кыз ул бөтенләй дә эшләмәскә мөмкин, акча табучы гаиләдә бит син – ИР кеше.

Ә шулай да шушы ике матур, чибәр парның бергә булуларын, аерылышмауларын теләде комиссия әгъзалары. Булсыннар гына, ир белән хатын шул бер шайтан таягы инде ул дигән бит борынгылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн