Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Баласының бармакларын сындырган...

Хатыны акча бирмәгән өчен.

Бу хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Ир, чираттагы тапкыр гаиләсе янына исерек килеш кайткач, хатыныннан акча таптырган. Әмма хатыны аңа акча бирмәгән.

Арытаба ир, малаен тотып алып, хатынын: "Бирмәсәң, бармакларын сындырам", - дип куркыткан. Әмма хатын ире бу гамәлне эшләр дип уйламаган. Нәтиҗәдә, ир малаеның ике бармагын сындырган.

Хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ирне тоткарлаганнар. Бүген ул кичә нәрсә эшләгәнен исенә дә төшерә алмый.

Гаиләнең күршеләре полиция хезмәткәрләренә хатынның да еш кына спирты эчемлекләр белән мавыгуын һәм баланы фатирдан куып чыгарган чаклары булуын сөйләгән. Ир белән хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, Кызыл таң.

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять бала язмышы