Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия утырышы

Кеше мәсьәләсе... Ана язмышы... Бала сагышы... Бу төшенчәләрне бер утырып сөйләшүдә генә хәл итеп булмый, кат-кат җыелып та, соңгы нәтиҗәгә килүе бик авыр.

Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиядәгеләр дә һәр мәсьәләне әллә ничә мәртәбәләр җыелып, бөтен ваклыкларына кадәр ачыклап тикшерергә мөмкин. Катгый карарга килергә була, ләкин гуманизм принциплары дигән әйбер дә бар бит.
Бүген дә район авылларының берсендә эчкече гаиләсендә тәрбияләнүче (бу сүзне әйтергә дә авыр, нинди тәрбия күрәдер инде ул балакайлар) дүрт баланың язмышы хакында фикерләшергә җыелдылар. Бу әлеге гаиләгә кагылышлы беренче генә утырыш түгел. Ана исемен йөртүче берни уйламыйча эчә, бер баласын да кыйный. Бу явызлыгы өчен аны җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Юкса, айнып, уңайланып, матур гына тормыш та башлаган булган, балаларыма ризык булыр, дип, язын каз бибиләре дә алган. Эчкече дус хатыны гына янәдән тормышын җимерә.
Наил Сабирҗанов җитәкчелегендәге әлеге комиссия мәсьәләне урынга барып кабаттан тикшерергә кирәк дип тапты. Районыбызда шушындый язмышлар хәл ителгәндә, хастаханәдән чакырылган вәкилнең килмәве генә аңлашылып бетми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250