Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балигъ булмаган балаларга кагылышлы яңалыклар!

Төнге вакыт дип 1 сентябрьдән 31 майга кадәр 22 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр һәм 1 июньнән 31 августка кадәр 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр санала

Нәкъ менә җәйге чорда балаларның имгәнүе артуы күзәтелә. Еш кына, берүк төрле сәбәпләр аркасында балалар көнкүрештә травма алалар яки аларның гомерләре өзелә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Гаилә кодексының 63нче маддәсе нигезендә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплы. Алар балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга тиеш. Әти-әниләрнең үз бурычларын намус белән үтәмәүләре баланың сәламәтлегенә дә, тормышына да йогынты ясарга мөмкин.

Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк, балаларда саклык күнекмәләрен формалаштыру, өлкән балаларны кечеләренә игътибарлы булырга, аларны карарга өйрәтү өйдәге тәртипкә генә түгел, ә балаларның ишегалдында да, юлда, урманда, су буйларында һәм башка җирләрдә үз-үзләрен дөрес тотарга ярдәм итәчәк.

Гамәлдәге законнарда ата-аналарга нинди җаваплылык каралган соң?

РФ Гаилә кодексының 77нче маддәсе нигезендә, баланың тормышына яки сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда, опека һәм попечительлек органы баланы ата-анасыннан (аларның берсеннән) яки ул тәрбияләнгән башка кешеләрдән шунда ук алырга хокуклы.

РФ Гаилә кодексының 69нчы маддәсе нигезендә ата-аналар (аларның берсе) ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәсәләр яки балаларын көч кулланып тәрбияләсәләр, алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Балигъ булмаганнарны карау, тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарга карата тиешенчә үтәлмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган, ул кисәтү рәвешендә булырга мөмкин яки йөз сумнан биш йөз сумга кадәр административ штраф салына.

Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 125нче маддәсендә төрле сәбәпләр аркасында баланы ярдәмсез калдырган кешеләр өчен дә җәза чаралары каралган. Бу ата-ананың яки башка өлкән кешенең мөмкинлеге булган һәм балага кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш булган, әмма моны эшләмәгән очракларга кагыла. Мондый җаваплылык саксызлык аркасында кечкенә балаларын урамда, өйдә, сулык һәм юллар янында караучысыз калдырган, аларның иминлеген тәэмин итмәгән әти-әниләргә дә кагыла. Нәтиҗәдә, балаларның тормышы һәм сәламәтлеге җитди куркыныч астына куела һәм ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Бу маддә нигезендә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Һәр ата-анага шуны белергә кирәк: алар шулай ук РФ Гражданлык кодексының 1073нче маддәсе буенча җаваплылык тота ала. Язмада әйтелгәнчә, 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарга китерелгән зыян өчен аның әти-әнисе яки опекуннары җавап бирә, әгәр зыян аларның гаебе белән барлыкка килмәгәнен исбатламасалар.

Балигъ булмаганнар җәйге чорда җәмәгать урыннарында булырга яраталар, әмма аларга һәм аларның ата-аналарына шуны истә тотарга кирәк: безнең республикада «Балаларның сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чаралары, аларның Татарстан Республикасында физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында» 71-ТРЗ номерлы ТР Законы гамәлдә, ул балигъ булмаганнарның иҗтимагый һәм башка урыннарда булуларын чикли. Белгечләр әйтүенчә, төнге клубларга, барларга, дискотекаларга һәм башка төнге урыннарга йөрүче күпсанлы балалар күңел ачу өчен акча эзләп җинаятьләргә баралар яки аларның корбаннары булалар. Төнлә балаларның әлеге учреждениеләрдә булуы аларның үз иминлеген дә куркыныч астына куя.

Төнге вакыт дип 1 сентябрьдән 31 майга кадәр 22 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр һәм 1 июньнән 31 августка кадәр 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр санала.

Төнлә балигъ булмаганнарга әти-әниләреннән (аларны алмаштырган кешеләр) башка урамнар, стадионнар, парклар, скверлар кебек җәмәгать урыннарында, шул исәптән балалар һәм спорт мәйданчыкларында, сулыкларда һәм аларга якын территорияләрдә булу тыела.

Көннең нинди генә вакытына карамастан, балигъ булмаганнарга җенси характердагы товарлар сату белән шөгыльләнүче объектларда, рестораннарда, алкогольле эчемлекләр сата торган барларда бары тик алкоголь продукциясен, сыра һәм аның нигезендә ясалган эчемлекләрне сату өчен генә билгеләнгән урыннарда булу катгый тыела.

Законнар бозылган очракта, әти-әниләр (законлы вәкилләр) җаваплы. ТР Административ кодексының 3.11нче маддәсе нигезендә закон таләпләрен үтәмәү 500 сумнан 1000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга өч меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга унбиш меңнән егерме мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Ел дәвамында кабат башкарылган шул ук гамәлләр гражданнарга – ике мең сум, вазифаи затларга – унбиш мең сум, юридик затларга – илле мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә.

Шулай ук ата-аналарга һәм аларның балаларына югарыда әйтелгән 71нче номерлы законга үзгәрешләр кертелгәнен белергә кирәк. Әлеге үзгәрешләр белән балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник ( тонизирующие) эчемлекләрне ваклап сату тыела. Балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник эчемлекләр сатып алу яки аларга шундый эчемлекләр тапшыру, аларны куллану тәкъдимнәре яки таләпләре белән җәлеп итү тыела. Балигъ булмаганнарга гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен составында сыекландырылган углеводород газы булган товарларны ваклап сату рөхсәт ителми. Балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газын сулауны тәкъдим итү яки мәҗбүр итү дә тыела.

Административ хокук бозулар турында ТР кодексы 2.19нчы («Балигъ булмаганнарга алкогольсез тоник эчемлекләр сатуны һәм кулланырга җәлеп итүне тыю») һәм 2.20нче (составында сыек-ландырылган углеводород газы булган, гражданнарның шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен булган товарларны балаларга сатуны чикләү) маддәләре белән тулыландырылды. Бу тыюларны бозган өчен гражданнарга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф яный.

Көннең нинди генә вакытына карамастан, балигъ булмаганнарга җенси характердагы товарлар сату белән шөгыльләнүче объектларда, рестораннарда, алкогольле эчемлекләр сата торган барларда бары тик алкоголь продукциясен, сыра һәм аның нигезендә ясалган эчемлекләрне сату өчен генә билгеләнгән урыннарда булу катгый тыела.

Илдар Гайнуллин,

Балтач районы прокуроры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев