Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач һәм Кукмара районнары суд приставлары бурычлылардан 4 млн сумнан артык акча түләттергән

Районда иң зур арест апрель аенда башкарылган.

Балтач һәм Кукмара районнары суд приставлары тарафыннан салым түләүләрен түләтү буенча  4 млн артык суммага 22 арест салынган.

Районда иң зур арест апрель аенда башкарылган. Бурычлы кешеләрнең ике машинасына арест салып, мәҗбүри сатуга җибәргәннәр. Кергән акча бурычны түләү хисабына күчереләчәк.

Ел башыннан Республика суд приставлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан бюджетына салым түләүләре буенча 1 млрд 120 млн млн сумга якын акча күчерелгән

Суд приставы-башкаручы милек түләтүләре турындагы таләпләр булган башкарма документның үтәлешен тәэмин итү максатында бурычлының милкенә арест салырга хокуклы.

Бурычлының мөлкәтен арестка алу мөлкәт белән эш итүне тыюны, ә кирәк булганда - мөлкәттән файдалану хокукын чикләү яки милекне алуны үз эченә ала.

 

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев