Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач районында 47 хатын-кыз нинди матди ярдәм алаган?

Бу хакта безнең язмада тулырак.

Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты кысаларында Чапшар авылында яшәүче Сәнифә һәм Фирдүс Әхтәмовлар гаиләсе социаль ярдәм чаралары алды. 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан аналарга 50 000 сум күләмендә пособие түләнә.

Бала туганда авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү шартлары:
• Беренче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тууы;
• Россия Федерациясе гражданлыгы булу;
• Пособие алу өчен мөрәҗәгать иткәндә Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә даими яшәү вакыты өч елдан да ким булмаска тиеш.

Шулай ук 29 яшькә кадәр өченче бала тапканда, 100 мең сум пособие түләнә.

2023 елда Балтач районында мондый төрдәге матди ярдәмнәрне барлыгы 47 хатын-кыз алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев