Балтач районында энесе абыйсына пычак белән ташланган
Нәтиҗәдә икесен дә хастаханәгә озаталар.
Балтач районында абыйлы-энеле ике ир-атны, кәеф-сафа корып утырганнан соң, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган ялларда Югары Субаш авылында абый белән эне арасында, кәеф-сафа корып утырганда, низаг чыккан.
Нәтиҗәдә, 29 яшьлек ир-ат 32 яшьлек абыйсына пычак белән кадаган.
Аларның икесен дә (берсен — пычак ярасы, икенчесен инсульт белән) хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев