Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач автобусларын кем тикшерә?

Соӊгы вакытларда автобусларныӊ тизлекне артырып йөрүләре һәм еш кына юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаулары турында пассажирлар зарланып шалтыраталар. Бу автобусларны кем тикшерә соӊ, дип сорыйлар алар.

 – Автобуста пассажирлар йөртү мәсьәләсе игътибардан читтә калмый, район юл автоинспекциясе хезмәткәрләре бу мәсьәләне даими тикшереп торалар, рейдлар үткәрәләр. Мондый рейдлар Татарстан Эчке Эшләр министрлыгыныӊ 2018 елныӊ 5 ноябрь, Р-37 номерлы карарын үтәү йөзеннән ай саен уздырыла. Бу елныӊ июнь аенда уздырылган рейд вакытында пассажирлар йөртүче бер автобусныӊ рейска төзек булмаган хәлдә чыгуы ачыкланды, автобус штраф тукталышына озатылды, ә шоферына чара күрү өчен административ беркетмә төзелде, - дип хәбәр итә безгә юл куркынычсызлыгы инспекциясе бүлегенеӊ өлкән Дәүләт инспекторы Раниф Галимбеков.

Автобусларныӊ хәрәкәтен оештыруда нинди дә булса җитешсезлекләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары булса, 2 -54 -43 телефонына шалтырата аласыз.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев