Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач эчке эшләр бүлеге тарафыннан гражданнарга нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтелә. Биредән укыгыз.

Россия Федерациясе Балтач эчке эшләр бүлеге тарафыннан гражданнарга түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтелә.

- җинаять җаваплылыгына тартылу (тартылмау) һәм җинаять эзәрлекләве туктатылу турында белешмә бирү;
- ихтыяри рәвештә бармак эзләрен теркәү;
- миграция юнәлеше буенча төрле белешмәләр бирү;
Әлеге белешмәләрне алдан бердәм портал аша электрон рәвештә гариза җибәреп тә алырга мөмкин.
Бердәм портал аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуның өстенлекләре:
- порталдан тәүлек буе файдалану мөмкинлеге (интернетка тоташтырылган кәрәзле телефон, компьютер, планшет белән тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә гариза бирү мөмкинлеге);
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм башка файдалы мәгълүматлар алуның гадилеге (документлар күләменең аз булуы);
- хезмәтләр буенча мәгълүматнең бердәм мәгълүмати мәйданга корылуы;
- чиратларның булмавы;
- җайлаштырылган түләү системасы;
- коррупция булмау (гариза бирүче турыдан-туры ведомствога мөрәҗәгать итми);
- гражданин хезмәтнең үтәлеше буенча һәр этапта мәгълүмат ала;
- әлеге хезмәтнең вакытны бик аз алуы;
Әлеге хезмәттән файдалану өчен порталда теркәү узарга кирәк (теркәлергә кирәк). Моның өчен интернет-портал аша http://www.gosuslugi.ru адресын җыярга һәм анда бирелгән күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.
Шуннан соң электрон гариза җибәрергә һәм кирәкле мәгълүматны кертергә кирәк. Алга таба гаризагызның үтәлешен күзәтәсез.
Югарыда әйтелгән дәүләт хезмәтләрен гражданнар Балтач эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Адресы: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 58 нче йорт.
Белешмәләр өчен телефоннар: тел. (8-84368) 2-51-43, (8-843-)-2912-918, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының "Кайнар линия" тел. (843) 221-20-02, интернет адресы http://www.gosuslugi.ru.
Шулай ук әлеге хезмәтләрне (бармак эзе алудан тыш) Балтач күпфункцияле үзәктә дә (Балтач бистәсе, Булатов урамы, 24/2 нче йорт) алырга мөмкин.
Балтач эчке эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250