Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач егете серен үзе белән алып китте

21 гыйнвар көнне Салавычта Илфатны җирләделәр. Машинаны юл читенә туктатып, зиратка баручыларны уздырып җибәрдек. Кеше дә, машиналар да күп иде. Димәк, авылда Илфатны ихтирам иткәннәр.

Вакытсыз чакка туры килүебезне аңласак та, шуның кадәр юл үткәч артка чигенер урын юк, аларның өйләренә юнәлдек. Мәет озатканнан соң дога укып хатын-кызлар тарала гына иде әле. Туганнары да күп икән. Барысы да Илфатны соңгы юлга озатырга килгән.

18 гыйнвар көнне кич Яңа Кенәр юлында Илфат Әшрәповны машина белән бәрдереп үтерделәр. Ул көнне авария турында төгәл мәгълүмат ала алмадык. Дүшәмбе көнне генә ЮХИДИ бүлекчәсендә безгә ир-атны “Мазда-3” машинасы бәрдергән булуы һәм үлүченең Балтач районы Салавыч авылыннан икәнлеге, ул кешенең исерек булу мөмкинлеге (чөнки аның яныннан үтеп киткән машиналар хуҗалары үлгән егетнең алпан-тилпән атлап баруын әйткәннәр) турында белдерделәр. Тукталыштан авария булган урынга кадәр 340 метр. Җайлап барганда җәяүле аны биш минутта үтә. “Энергосбыт” оешмасы видеокамерасы ул егетне төшергән. Аннан соң йөк һәм җиңел машина үтеп киткән. Аны йөртүчеләрнең гаепсезлеге ачыкланган. Өченче машина “Мазда” булган. “Бу эш буенча әле тикшерүләр алып барыла, алар тәмамланганнан соң гына төгәл нәтиҗә ясарга мөмкин булачак”, – диделәр ЮХИДИ бүлекчәсендә.

“Аны бәрдереп киткән булганнар инде”, – ди туганнары. Кенәр юлында нишләп йөргән соң ул? Балтачка юл аннан түгел бит?

– Көндезге 12 тирәсендә кием-салым алам, дип Казанга китте ул. Дусты әйтүе буенча кичке бишенче яртыда кайтырга чыккан. Арчада машинадан төшеп калган да, адашып Кенәр юлына борылган, күрәсең. Без шулай уйлыйбыз. Төгәл нәрсә булуын ул үзе генә белә, – диде әнисе Әминә ханым.

– Салмыш булган, диләр...

– Эчкән кешене бәрдереп китәргә дә мөмкинмени? Мин күптәннән машина йөртәм. Кечкенә генә чокырны да тоям. Ничек кеше кадәр кешене бәрдереп китеп сизмәскә була? – диде Илфатның бер туганы.

Әминә ханым да ара-тирә сүзгә кушылды. Бик сабыр кешегә ошаган. Күтәрелеп караганда күзләрендәге сагышка йөрәгем жу итеп китте. Ун ел инде ире вафатына. Ике улы белән яши. Илфат гаилә корган, тик нигәдер яшәп китә алмаганнар. Хәзер менә 4,5 яшьлек баласы ятим үк калды. Хатыны Алия дә Илфатны озатырга килгән иде. Аннан нәрсә сорарга да белмәдем, югалып калган иде ул.

– Куллары алтын иде Илфатның. Шабашкага йөрде ул. Нәрсәгә тотынмасын, барысын да булдырды, – дип куйды бер туганы. – Аның үлеменә гаепле кеше килеп хәлне белеп китсә дә күңел булыр иде. Үлгән артыннан үлеп булмый, аның яшисе бар дияр идек.

– Бөтен серен Илфат үзе белән алып китте. Күрәчәк булгандыр инде, – диде Әминә ханым озата чыкканда. – Моргта үзем дә булдым. Бер исән җире юк иде. Эчке органнары өзелеп, сөякләре сынып беткән. Шулкадәр газаплар күрергә язган булган икән балакаема.

Ананы кысып кочаклап, бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар теләдем. Үзем машинага чыгып утыргач кычкырып елаганнан соң гына бераз тынычлап киттем. Башыннан кичергән кешегә нинди зур кайгы. Ходай берәүгә дә бала хәсрәтләре күрсәтмәсен.

Кем гаепле? Ни өчен ул юлда яткан? Машина өстеннән чыкканда исән булганмы? Кызганыч, Илфат бу сорауларга җавапларны үзе белән алып китте. Авариянең сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина, тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә генә кала. Әлегә якынча егетнең үлеме бер машина бәрдерүдән генә килеп чыгуы турында билгеле.

Бүген без “Мазда” машинасын йөртүченең хатыны белән дә элемтәгә керә алдык.

– Без юлда кеше ятканын килеп җиткәч кенә күрдек. Туктап калырга мөмкин түгел иде инде. Мин нәрсә икәнен дә белмәдем. Машинадан чыктым. Үтеп барган машинадагы абый миңа аның кеше булуын әйтте. Шуннан 112 номерына шалтыраттым. Алда бер машина тора иде. Без туктагач 7–10 минуттан соң ул китеп барды. Нигә туктап торган ул? Нигә чыгып булышмаган? Мине шул сорау борчый.

– Мине дә шул борчый. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юлда җәяүлене күрсәгез, нинди хәлдә булса да, ярдәм итәргә тырышыгыз, я булмаса, 112, 3-12-02 номерына шалтыратыгыз, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Ярдәмчел һәм кешелекле булыйк.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/baltach-egete-seren-ze-beln-alyp-kitte

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев