Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач кызлары сынатмый (+фото)

22 февраль көнне Казанда Татарстан Республикасы судьяларының ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә берьюлы ике райондашыбыз югары дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде.

Һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Балтач беренче номерлы җәмәгать суды судьясы Зөһрә Мәгъсүмҗан кызы Мөхәммәтҗанова  “Ел судьясы” дип табылса, җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире Алсу Алик кызы Сәгыйтова,  үз номинациясендә җиңү яулап, «Үз һөнәренең остасы» исеменә лаек булган.

Районыбызда җәмәгать судлары оешкан көннән алып, унсигез елга якын судья булып эшләүче Зөһрә Мәгъсүмҗановна әлеге бәйгедә җәмәгать судьялары арасыннан мәртәбәле исемгә лаек булса, җиденче елын эшләүче Алсу дүрт ай буе барган һөнәри “алыш”та коллегаларыннан өстен чыккан. Сүз уңаеннан, 2016 елда инде ул нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү