Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач прокуратурасы эшне судка юллады

Бу елныӊ 14 маенда район эчке эшләр бүлегенә йортка кереп, зур суммадагы сакланган акчаны урлап чыгулары турында хәбәр керә.

Тикшерү барышында бу эштә авылга Төмәннән кунакка кайткан 22 яшьлек егетнеӊ катнашы булырга мөмкинлеге ачыклана. Дөрестән дә, соӊрак аныӊ өйгә терәп салган мунча верандасыныӊ тәрәзәсен ватып, өйгә керүе һәм 450 меӊ сум акчаны урлавы раслана. Ә моныӊ өчен Россия җинаять кодексыныӊ 159 матдәсенеӊ 3нче өлеше нигезендә җинаятькә тарту каралган.

Тикшерү барышында җинаять эшләүче дип фаразланган егет урлаган акчасын кире кайтарган. Шуӊа да карамастан Балтач прокуратурасы эшне судка юллады.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять