Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач прокуроры Айрат Низамиев Казанга китте (+фото)

Юстициянең өлкән киңәшчесе Айрат Низамиев Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазыйфасына билгеләнде. Бу хакта ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Низамиев Айрат Шәкерҗан улы 1976 елның 14 июнендә Казанда туган. «Юриспруденция»белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Төрле елларда Әтнә районы прокуроры, Казан прокуроры ярдәмчесе, шәһәрнең Авиатөзелеш районы прокуроры урынбасары, Балтач районы прокуроры вазыйфаларын башкара.

Бүген исә юстициянең өлкән киңәшчесе Айрат Низамиев Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазыйфасына билгеләнде.

Айрат Шәкертҗанович Балтач районы прокуроры булып биш ел эшләде. Олы хезмәте өчен аңа район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды һәм яңа эш урынында зур уңышлар теләде.

Чыганак: Бизнес-онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокурор Айрат Низамиев