Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач район прокуратурасында балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тәрбиясе хакында сөйләшү булды (+фото)

Район прокуратурасы бинасында эшче төркемнең чираттагы утырышы булып узды. Биредә балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тәрбиясе хакында сөйләшенде.

Район прокурор урынбасары Фәрит Шәрифуллин җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта сүз нигездә балалар тәрбиясе, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларның иминлеге хакында барды. Уку елында эшләнәсе эшләр, чаралар хакында да сөйләшенде.

Терроризм, экстремизм дигән иң аяныч юнәлешләрнең яшүсмерләр тормышына тиз һәм җиңел үтеп керүе беркемгә дә сер түгел. Бу юнәлештә безнекеләр нинди эш алымнары куллана? Балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тормышы бүген ни хәлдә? Эшче төркемдә бу хакта да сөйләштеләр, киләчәктә әлеге афәтне булдырмас өчен киңәшләшеп эшләү кирәклеген ассызыкладылар.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура