Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач районында ике яшь карак авыл мәчетен баскан.

Балтач районының Көшкәтбаш авылында мәчеткә караклар, 26 февральгә каршы төндә, ишек йозагына ачкыч яратып кергән.

Дөрес, угрыларны мәчеттә зур байлык көтеп тормаган - сәдака тартмасында 250 сум акча гына булган.
Хокук сагындагыларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә 19 һәм 21 яшьлек ике егет тоткарланган. Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип бүген хәбәр итә интертат-ру сайты. "Үз авылыңның хәбәрен күрше авылга барып бел", дигәннәре шушы була торгандыр инде.
Фото: http://www.islam.ru/content/history/12504

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250