Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач районында яшәүче бер ир-ат арендага фатир алганда  караклар корбаны булган

Полициянең кизү бүлегенә Балтач районында яшәүче бер ир-аттан гариза керә.  Ул арендага фатир алган вакытта каракларның корбаны әверелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча  билгесез зат  интернет челтәрләрендә арендага фатир бирү турында белдерү урнаштыра. Шуннан соң аңа фатирны арендалау теләге белән Балтач районында яшәүче бер ир-ат шалтырата һәм аның банк картасына 2 ай срокка аренда түләвен күчерергә тәкъдим итә. Ир билгесез затка ышанып, банкомат аша акча күчерә. Бераздан үзенең алданганын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге район халкын сак булырга чакыра: банк карталары турында мәгълүматне беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.

Фото: сайт архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев