Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач яшүсмерләренә җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 7 административ материал төзелгән

Балаларның сау-сәламәт, җәмгыяткә файдалы граҗданнар булып үсүе - барыбызның да уртак бурычы.

Һәр кешенең тормышында кыенлыклар очрый. Кемдер үз проблемаларын хәл итәргә көч таба, ә кемдер, җәмгыятьтә билгеләнгән нормаларны һәм кагыйдәләрне бозып, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын гади, әмма куркыныч юллар белән чишәргә омтыла.

Бу яктан балигъ булмаганнар аеруча “йомшак”. Яшүсмер, ахыргача шәхес буларак формалашып җитмәгән зат буларак, үз-үзен начар тотуга китерә торган тискәре факторларның йогынтысына аеруча дучар була. Үсмер чакта шәхес формалашуның мөһим этабы тәмамлана һәм үсә баручы үсмер алдына аның өчен бик мөһим булган үзен шәхес буларак аңлау һәм үзенең тормыш юлын, киләчәген сайлау проблемалары тулысынча килеп баса. Шул ук вакытта яшүсмернең үз-үзен девиант тотышында чагыла торган үз планнарын һәм ниятләрен тормышка ашыруда бәйсезлеккә һәм мөстәкыйльлеккә омтылуы котылгысыз күренеш.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә яшүсмер балаларга карата 20 административ материал каралды. Административ материаллар төзелүнең топ сәбәпләре: яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында аек булмаган килеш йөрүләре, спиртлы эчемлекләр кулланулары, хулиганлык белэн шөгыльләнүләре, вак күләмдә урлау, транспорт белән хокуксыз һәм саклагыч шлемсыз идарә иткэн очен санала. 2020 елда 7 административ материал яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен каралды. Шулай ук 2019 елда Комиссия утырышында Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә урнаштыру турында 2 ходатайство каралды, 1 ходатайство буенча бер бала 15 тәүлеккә җибәрелде.

Девиант тотыш - үз яшенә туры килә торган социаль нормаларны һәм микросоциаль мөнәсәбәтләр өчен хас булган үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуга бәйле читкә тайпылу тәртибенең бер төре. Еш кына ул компенсация характерына ия. Барыннан да элек бу наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга кагыла. Алар ярдәмендә яшүсмерләр, аралашу җитмәүне тулыландыру һәм үз тәүсирләрен төрләндерү өчен, үзләренә карата туганнарының, якыннарының, яшьтәшләренең игътибары кытлыгын компенсацияләргә омтыла. Димәк, бу үз-үзеңне тоту төрен тәртипсез (антидисциплинар) дип атарга була.

Балигъ булмаганнарның девиант тотышын профилактикалау системасын үстерү һәм камилләштерү актуальлеге бәхәссез һәм хәзерге заман шартларында бик кирәк.

Имин булмаган гаиләләр белән эшләгәндә әлеге гаиләләрне төзәтүгә, ир белән хатын, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын төзәтүгә, ярдәм итүгә һәм социаль озатып баруга юнәлдерелгән төрле технологияләр һәм ысуллар кулланыла.

Балигъ булмаганнарның хокукка каршы үз-үзләрен тотышын профилактикалауның максаты - аның нәтиҗәләре белән - яшүсмернең конкрет хокук бозуында яки үз-үзен җинаятьчел тотышында чагыла торган девиация нәтиҗәсе белән көрәшү түгел, ә мондый тәртипне барлыкка китерүче шартларны һәм факторларны бетерү. Хокук бозучы балага карата профилактик һәм тәрбия чараларын гамәлгә ашыру - бөтен җәмгыятебезнең бурычы. Аны хәл итү балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау субъектларының, иҗтимагый оешмаларның, массакүләм мәгълүмат чараларының, гаилә-балалар өлкәсендәге проблемалар белән шөгыльләнүче башка институтларның эшенең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры бәйле.

Балаларның сау-сәламәт, җәмгыяткә файдалы граҗданнар булып үсүе - барыбызның да уртак бурычы.

               Миләүшә Гыйләҗева

Җаваплы сәркатип 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев