Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачлылар, утлы коралыгыз булса, илтеп тапшырыгыз!

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Республика Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августында дөнья күргән 545нче карары нигезендә, гражданнардан, аларда сакланучы коралны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне түләп җыюны дәвам итә.

Ирекле рәвештә китереп биргән өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елгы 2 октябрьдәге 724нче карары буенча, тагын да арттырылган акчалата бүләкләү күләмнәре билгеләнде:

- Сырлы көпшәле корал өчен - 3000 сумга кадәр;

- Шома көпшәле утлы корал, граната өчен - 1500 сумга кадәр;

- Обрез, үзлегеннән ясалган утлы корал өчен - 1000 сумгача;

- Шартлаткыч матдәләр, шартлату матдәләре өчен - 2000 сумга кадәр, әмма базар бәясеннән дә күп түгел;

- Газ, пневматик һәм травматик кораллар булучыга - 500 сумгача;

- Шома көпшәле утлы коралга сугыш кирәк-яраклары өчен - 20 сумга кадәр.

- Законсыз сакланган корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләр турында төгәл мәгълүматлар биргән өчен, конкрет корал төрен тапшырган өчен билгеләнгән бүләкләүнең 50 проценты күләмендә.

Гамәлдәге законнар нигезендә, законсыз сакланган коралны һәм коралларның башка төрәйберләрен ирекле рәвештә тапшыручылар, җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр.
ТР Эчке эшләр министрлыгы законсыз коралы, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч матдәләре булган Татарстан гражданнарына, күңелсез нәтиҗәләргә тарымас өчен, аларны акчага полициягә тапшырырга чакыра.
Законсыз сакланучы коралны тапшырыр өчен Эчке эшләрнең теләсә-кайсы органына яки полициянең участок инспекторына, яисә, 02 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы.
Фото: http://www.stavropolye.tv/society/view/72683

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250