Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачлылар, каба күрмәгез! Инстаграм челтәрендә яӊа «МММ»

Инстаграм челтәреннән файдаланучы райондашларыбызга тиз генә акча эшләү «юлын» күрсәтәләр.

Игътибар иткәнсездер, Инстаграм челтәрендә билгеле бер кешенеӊ банк картасына 2400 сум акча күчереп, тора-бара син үзеӊ яӊа уенчылар табып, алар да акча күчерсәләр, бераздан «яшел зонага» эләгеп, акча алу чираты сиӊа да килеп җитәчәк һәм 2400 сум акча тотып 20 меӊ сумга якын (19200 сум) акча хуҗасы буласыӊ, дип танышлардан көчле реклама бара. Имеш, бу уенда оттыручылар юк . Әмма, тора-бара яӊа акча салучылар бетүгә, бу пирамида үзеннән-үзе таралачак икәне ап-ачык. Алданрак уенга кергән берничә кеше отышта булса да, калганнары акчасын югалтачак. Бер-ике ай үтүгә бу шикле уенныӊ беткәнен әле күрәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәрендә шушы көннәрдә башкалабызда  «финанс пирамидасы» оештырган 41 яшьлек Украина кешесенеӊ эше  судка керәчәк, ул үзенә ышанып тапшырылган акча салучыларныӊ 160 миллион сум акчасын алдау юлы белән үзләштерүдә гаепләнә.

http://Фото: http://tipslife.ru/41629-kak-otlichit-bank-ot-finansovoy-piramidy.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев