Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта 12 кеше ата-ана вазыйфасын тиешле дәрәҗәдә башкармаган өчен хөем ителгән

Агымдагы елның тугыз аена район буенча барлык алимент түләмәүчеләрнең әҗәте 2596419,14 сумны тәшкил итә.

2021 елның 9 ай дәвамында Балтач районында 12 хөкем ителүче исәпләнгән. Шулар арасыннан 10 кеше төзәтү эшләренә хөкем ителгән булса, 2 кеше ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде. Районда барлык түләнмәгән алимент суммасы 2596419,14 сумны тәшкил итә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми, аракы эчәргә акча тапсалар да.

Агымдагы елны 1 хөкем ителүченең эше, суд биргән төзәтү эшен эшләмәү, балаларына алимент түләмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде һәм суд аны ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук суд куйган шартларны үтәү тәртибен бозган өчен һәм балаларына алимент түләмәгән өчен инспекция тарафыннан бер кешегә өстәмә йөкләмәләр билгеләргә һәм сынау срокларын озайтырга дип судка тәкъдим кертелде һәм суд аларны канәгатьләндерде.

Динар Хәбибуллин,
җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент