Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта административ хокук бозулар буенча утырыш узды

Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар даирәсен киңәйтү турында указга кул куйды.

7 апрельдә административ хокук бозулар буенча утырыш узды. Утырышны Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Җыелыш эшендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы Габдрахманов Марат Ренат улы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Шакирова Гөлназ Фәрит кызы, ТР Биологик ресурслар комитетының Балтач районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Сабиров Айрат Әнәс улы, ТР МЭПР Төньяк территориаль идарәсенең I разрядлы белгече Ибраһимов Мансур Галимулла улы, табигать тыюлыгы башлыгы Хаҗиев Рамил Камил улы катнашты.


 
РФ КоАП 20.6.1. Гадәттән тыш хәл яисә аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү (01.04.202020 N 99-ФЗ Федераль закон белән кертелгән)
 
1. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында, әлеге Кодексның 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү, - гражданнарга - бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

2. Әлеге статьяның 1 өлешендә каралган гамәлләр (гамәл кылмау), әлеге Кодексның 6.3 статьясындагы 3 өлешендә каралган очраклардан тыш, кеше сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә зыян китерүгә китерә торган, әгәр бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаять җәзасы бирелә торган гамәлдә булмаса, я әлеге статьяның 1 өлешендә каралган административ хокук бозу кабат кылынмаса, әлеге Кодексның 6.3 статьясындагы 3 өлешендә каралган гамәлләр (гамәл кылмау), гражданнарга - унбиш мең сумнан илле мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр яки бер елдан өч елга кадәр дисквалификациягә; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - биш йөз меңнән бер миллион сумга кадәр; юридик затларга - биш йөз меңнән бер миллион сумга кадәр, яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып торуга китерә.


 
Бүгенге көндә үз-үзеңне изоляцияләү - коронавирус инфекциясе таралуын тоткарлауның иң нәтиҗәле алымнарының берсе. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм куркынычсызлык чараларын үтәвегезне сорыйбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин коронавирус үзизоляция