Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта алимент түләмәүчеләрне нәрсә көтә?

Чит төбәк басмаларының берсендә алимент түләмәүче ир-атларны кәҗәләр дип атаганнар иде. Бу алимент түләмәүчеләр арасында кәҗә елында туучылар күп булу белән дә бәйле. 

2022 елның 5 аенда Балтач районында алимент түләмәүче  10 кеше хөкем ителгән. Шулар арасыннан 9 кеше төзәтү эшләренә җәлеп ителсә,1 кеше ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгән.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның күбесе – тәртипсез тормыш алып баручылар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Күбесенең рәсми эш урыннары юк, түләргә акчалары җитми, аракы эчәргә акча тапсалар да.
Агымдагы елда 1 хөкем ителүченең эше, суд биргән төзәтү эшен эшләмәү, балаларына алимент түләмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелде, һәм суд аны ирегеннән мәхрүм итте.
2022 елнын 14-17 июнендә алимент түләмәүчеләргә карата суд приставлары берлегендә «Условник-должник» операциясе үтәчәк.



Динар Хәбибуллин,
җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев