Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта авыл җирлеге башлыклары да беркетмә төзи (фото)

17 майда көнне булган район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык тикшерү комиссиясенең (АДМ) чираттагы утырышында Чепья, Түбән Ушма, Пыжмара, Карадуган авылларында яшәүче гражданнарга төзелгән 6 беркетмә каралды.

Комиссиягә чакырылучылар арасында үз территориясен тәртиптә тотмаганы, "кызыл линия"дән чыгып, пычрак су агызганы, түккәне һәм зур күләмдә көнкүреш яки төзелеш материалы калдыкларын авыл читендәге чокырга алып барып ташлаганнары өчен алар административ җаваплылыкка тартылган. Аларның һәрберсенә минималь күләмдә 2 мең сум штраф салынды.

Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Чисталык инспекторы гына түгел, хәзер авыл җирлеге җитәкчеләре дә үз территориясендә административ хокук бозу очракларына тап булганда кисәтү ясау белән генә чикләнмичә, җаваплылыкка тартып, беркетмә төзү хокукына ия", дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250