Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта авыр гаиләләрне контроьгә алу җирлек башлыкларына йөкләнелде (фото)

Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 26 гыйнварда прокуратура бинасының утырышлар залына КДН комиссиясенең "эшче төркем"е чираттагы утырышка җыелды.

Иң элек узган 2015 елгы эшчәнлеккә гомуми нәтиҗә ясалды. Район прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллин аны канәгатьләнерлек дип бәяләде. Тик әле эшлисе эшләрнең шактый булуын, әлеге категория балаларны мизгелгә дә күз уңыннан ычкырдырмаска кирәклеген ассызыклады.

- Быел 9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылында булган аяныч хәлдән соң республикада күп балалы, тәртипсез тормыш алып барган гаиләләр, ялгыз яшәүчеләрнең өйләрендәге янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелә. Безнең район буенча да мондый рейдлар үткәрелде. Газ җиһазларының, электр чыбыкларының төзексезлеге күзәтелгән гаиләләр исәпкә алынды.Район башлыгы карары белән әлеге гаиләләргә җаваплы итеп куелган җирлек җитәкчеләренә әле җитешсезлекләр турында хәбәр ителде. Инде күп җирлекләрдә бу күренешләр төзәтелде. Әле башкарасы эшләр дә шактый, - диде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Полиция бүлеге хезмәткәре Ләйсән Шакирова да исәптә торучы гаиләләр һәм балаларга рейдлар оештырылуы, аларның ныклы күзәтү астында булулары хакында әйтте.

Киләчәктә һәр субъект та бер булып, әлеге гаиләләр өчен тигез дәрәҗәдә җаваплы булуы ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250